- Кушнаренко районында 46 сайлау участогы эшли. Сайлауларда 22 меңнән артык кеше катнашуы көтелә, - дип бәян итте территориаль сайлау комиссиясе җитәкчесе Флидә Мөхәммәтҗанова. - Республика Башлыгын сайлаудан тыш, без алты авыл биләмәсенә депутатлар күрсәтәчәкбез.
Төгәл иртәнге сәгать җидедә сайлау участоклары үз ишекләрен ачты. Беренчеләрдән булып эшкә ашыгучылар һәм өлкән буын вәкилләре килеп тавыш бирде. Көн аяз, халык сайлауга яхшы кәеф белән килә. Участокларда музыка уйный, һәркайсы янында диярлек буфетлар эшли. 13 сәгатькә сайлаучыларның 30 проценттан артыгы үзенең гражданлык бурычын үтәп өлгерде.