Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Нәзифә Кадыйрова да сайлауларда зур теләк белән катнашты.
- Кем өчен тавыш бирәчәгемне белеп сайлауларга бардым. Биредә сайлаучыларның күтәренке кәефтә булуы сөендерде. Элек-электән бездә сайлаулар чын мәгънәсендә бәйрәмне хәтерләтә иде. Кызганычка каршы, соңгы вакытта бу берникадәр югала башлады. Ә бүген балачактагы кебек тәэссоратлар күңелне били.
Кандидатлар белән алдан ук танышбыз. Мин һәрвакыт чыннан да эше белән үзен күрсәткәннәр өчен тавыш бирәм, - диде ул.