Уфаның билгеле рәссамы Камил Бузыкаев сайлауларның ничек үтүе турында тәэссоратлары белән бүлеште.
- Иртән үк балаларым укыган 96 нчы лицейда тавыш бирдем. Уфадан һәм республикадан читкә китәргә уйламыйм, шуңа да миңа булачак республика Башлыгының бездә калуы мөһим, - диде ул.
Лицейда кеше бик күп. Биредә ярминкә оештырылган, халыкның кәефе дә бик яхшы.
- Мин бүген көн буе сайлау штабында булачакмын. Сайлау алды кампанисен игътибар белән күзәттем.Бу темага 20дән күбрәк рәсем төшердем. Бүген дә, бәлки, илһамланырмын, - ди ул.