+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 сентябрь 2019, 04:01

“Башкортстан лидерлары” нинди тәкъдимнәр кертә?

“Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Башкортстан лидерлары” конкурсы финалчылары белән очрашты.

“Торатау” Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Башкортстан лидерлары” конкурсы финалчылары белән очрашты.


– Безнең бурыч республикага яңа энергия бирү. Әгәр без зур командага саф һава кертмәсәк, төбәкнең арытаба үсешен гамәлгә ашыру авыр. Шуңа күрә дә шундый бәйге үткәрергә булдык, – диде Радий Хәбиров. – Моннан тыш, без яшьләрдән, энергияле кешеләрдән ниндидер ышаныч кредиты алырга теләдек.

Очрашуда катнашучылар төбәк җитәкчесе белән Башкортстанның социаль-икътисади үсеше мәсьәләләре турында фикер алышты. Алар арасында – инвестицияләр җәлеп итү, бизнеска ярдәм итүнең төрле инструментларын нәтиҗәле файдалану, сәламәтлек саклау системасын камилләштерү, авылга ярдәм итү, яшьләрне җәлеп итү, төрле тармакларны санлаштыру, тирә-як мохитне саклау, шәһәр төзелеше сәясәте һәм территорияләрне төзекләндерү дә бар.

Радий Хәбиров белдерүенчә, әлеге вакытта 2024 елга кадәр республика үсеше стратегиясен билгеләячәк программа документын әзерләү бара. Анда гомум трендлар гына түгел, һәр мөһим юнәлеш буенча тәгаен, үлчәмле күрсәткечләр дә билгеләнәчәк.

– Бу программа Русия Президентының май указларында куел­ган бурычларга, гомумдәүләт проектларына нигезләнәчәк, әмма безнең республика, муниципалитетлар эшчәнлегенә яраклаштырылачак, – диде ул.
Читайте нас