+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 сентябрь 2019, 04:03

Стадион да, шугалак та булачак

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфа буйлап эш сәфәре барышында Орджоникидзе районының социаль һәм спорт объектларында булды, территорияне үстерү перспективалары турында фикер алышты.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Уфа буйлап эш сәфәре барышында Орджоникидзе районының социаль һәм спорт объектларында булды, территорияне үстерү перспективалары турында фикер алышты.


Төбәк җитәкчесе менталь һәм үсешендә башка җитешсезлекләр бул­ган яшь кешеләр өчен ачылган уку-укыту фатирында булды. Биш көнлек курс кысаларында анда дүрт яшь егет яисә кыз яшәячәк. Алар белгечләр ярдәмендә ризык әзерләү, үз-үзеңне хезмәтләндерү, җыештыру, транспортта йөрү һәм башка күнекмәләрне үзләштерәчәк.

Радий Хәбиров “СоДействие” үзәге белгечләре һәм әлеге фатирдагы беренче балалар белән аралашты, аларның яшәү шартлары белән танышты һәм бу тәҗрибә буенча балаларның ата-аналары белән киләсе очрашуларның берсендә фикер алышырга, шәһәрнең көньяк өлешендә тагын бер шундый фатир ачу мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Радий Хәбиров “Төзүче” стадионында Г. Кадыйров исемендәге Спортның техник төрләре үзәге эшчәнлеге белән танышты, спортчылар белән аралашты, техниканы карады.

Вице-премьер вазыйфасын башкаручы Рәиф Әбдрәхимов сүзләренә караганда, стадионны реконструкцияләү проекты әзерләнгән, 2,6 миллиард сум таләп ителәчәк. Узышу юлын һәм футбол мәйданчыгын модернизацияләүне, 8,5 мең тамашачыга исәпләнгән трибуналарны җиһазландыру күз уңында тотыла. Анда көрәш залы, спорт даны музее, идарә һәм көнкүреш биналары урнашачак.

Радий Хәбиров белдерүенчә, зур финанс салуларны исәпкә алып, бу мәсьәләдә ашыкмаска кирәк. Барлык вариантларны да уйларга, махсус киңәшмәдә фикер алышырга һәм шуннан соң гына карар кабул итәргә кирәк.

Көзен Орджоникидзе районында шорт-трек буенча ярышлар уздыру һәм күнекмәләр өчен ябык шугалак файдалануга тапшырылачак. Гомум мәйданы 10 мең квадрат метр булган ике катлы комплекс 2 мең тамашачыга исәпләнгән.

Уфа мэры Өлфәт Мостафин шугалак янында бассейны булган физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзү планнары турында сөйләде. Радий Хәбиров билгеләвенчә, әлеге проект өстәмә фикер алышуны таләп итә.
Читайте нас