Бүген "Бердәм Руссия" партиясенең Башкортстандагы төбәк бүлекчәсе Бердәм тавыш бирү көненә багышланган матбугат конференциясе үткәрде. Журналистлар соравына партиянең төбәк бүлекчәсе секретаре, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев җавап бирде.
- 8 сентябрьдә республика буенча 818 сайлау кампаниясе булды. Шул ук көнне республика Башлыгы сайланды. Чарада халыкның 71,80 проценты катнашты. "Бердәм Русия" партиясе вәкилләре һәр төрле сайлауда диярлек иң күп тавыш җыйды, - диде Константин Борисович.
Сайлау алды кампаниясендә кандидатлар җитди тикшерү үтте. Анда 14 меңгә якын кеше катнашты. Алар укулар үтте, халык белән очрашты, акцияләр оештырды һәм башка чараларда катнашты.
- Партиягә керергә теләк белдерүчеләр бик күп. Безнең партиядә чиновниклар аз. Күбрәк мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләргә өстенлек бирәбез, - диде ул.
Константин Толкачев "Бердәм Русия" партиясе башлангычы белән үткән берничә чарага да тукталды. Мәсәлән, "Йолдыз белән зарядка". Билгеле спортчылар республиканың төрле шәһәр-районнарында халыкны спорт белән шөгыльләнүгә әйдәде.
Константин Толкачев партиягә ышаныч белдерүчеләргә рәхмәт әйтте һәм аларның ышанычы акланачагына ышандырды.