+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
10 сентябрь 2019, 08:59

Юридик баттлда – остазлар һәм яшьләр

Уфада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров яшь юристлар белән беренче LEGAL BATTLE конкурсында катнашты. Ул Русия Юристлар ассоциациясенең төбәк бүлеге тарафыннан оештырылды.

Уфада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров яшь юристлар белән беренче LEGAL BATTLE конкурсында катнашты. Ул Русия Юристлар ассоциациясенең төбәк бүлеге тарафыннан оештырылды.
Эшлекле уенда Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлекчәсе советын, республиканың Яшь юристлар советын, ассоциациянең Тамбов бүлеген, Башкортстан прокуратурасын һәм Башкортстан буенча Федераль салым хезмәте идарәсен тәкъдим итүче биш команда катнашты. Модераторлар – билгеле адвокат, Русиянең атказанган юристы Анатолий Кучерена һәм Башкорт дәүләт университетының дәүләт һәм хокук теориясе кафедрасы мөдире, юридик фәннәр докторы Гүзәл Азнагулова.

Юридик баттл законнарны белү, видеосораулар, үз позицияңне дәлилләү һәм ораторлык күнекмәләрен күрсәтергә тиешле капитаннар конкурсын үз эченә алды.

Төбәк җитәкчесе Совет рәисе Андрей Назаров, Дәүләт думасы депутатлары Павел Крашенинников, Зариф Байгускаров, Рафаэль Мәрданшин, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры вазыйфасын башкаручы Олег Полстовалов белән бергә Русия Юристлар ассоциациясенең Башкортстан бүлекчәсе советы командасына керде. Нәкъ алар командасы баттлда җиңүче булды.

– Әлеге формат миңа кызыклы тоела. Юридик берләшмә хупласа, без бу чараны ел саен үткәрәчәкбез, – диде Радий Хәбиров. – Бу бәйге безнең өчен түгел, ә яшь укытучылар, аспирантлар, студентлар өчен. Миңа калса, аларга юриспруденция мэтрлары белән аралашу, ярышларда катнашу кызыклы булды.

Төбәк җитәкчесе Олег Полстоваловка юридик фәннәр үсешенә керткән өлеше өчен “Башкортстанның атказанган юристы” исемен тапшыру турындагы указга кул куюын хәбәр итте.


Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: