+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 сентябрь 2019, 12:07

Нурия Ирсаева — Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе!

Меңләгән тамашачының яраткан актрисасы бу исемгә күптән лаек.

Меңләгән тамашачының яраткан актрисасы бу исемгә күптән лаек.
Меңләгән тамашачының яраткан актрисасы һәм режиссер Нурия Ирсаева "Уфа шәһәренең шәрәфле шәхесе" исеменә лаек булды. Башкортстан башкаласында мондый исемне 39нчы тапкыр тапшырдылар.
Нурия Ирсаева — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры актрисасы, Русиянең, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Ул күп еллар дәвамында башкорт сәхнәсенең әйдәп баручы актрисасы булып тора, республикабыз һәм илебезнең генә түгел, чит ил тамашачыларын да үз сәнгате белән сөендерә.
Нурия Ирсаева белән Фидан Гафаровның озак еллар дәвам иткән сәхнә дуэты һәм аларның бердәм иҗаты Башкорт академия театрыннан аерылгысыз. Еллар үткән саен Нурия Исхак кызы һәм Фидан Сафа улы сәхнәгә өлкән яшьтәге геройларны — замандашларын чыгаралар, ләкин алар тамашачылар өчен һаман да әле Хәлил һәм Галиябану, Заһир һәм Галия булып калалар.
Читайте нас