Бер ишегалдына 5 миллион сум акча бүлү планлаштырыла.
Киләсе елдан башлап республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә "Башкортстан Башлыгы ихаталары" барлыкка киләчәк.
Бу хакта бүген Уфаның Сипайлово бистәсендә булганда республика җитәкчесе Радий Хәбиров белдерде. Аның сүзләренә караганда, мондый программалар берничә төбәктә бар да инде.
Әлеге ишегаллары республика Башлыгы фондыннан финансланачак. Мондый ишегалдын муниципалитетларда яшәүчеләр тавыш бирү юлы белән үзләре билгеләячәк, аннары заявка төбәк Башлыгына шәхсән биреләчәк.