+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 сентябрь 2019, 11:17

Сездә дә ялгызлар күпме?

Авыргазы районында демография проблемасын хәл итү юлын тапканнар.

Авыргазы районында демография проблемасын хәл итү юлын тапканнар.
Анда никах агентлыгы пәйда булачак. Бишкаен авылы биләмәсе җитәкчесе Владимир Естафьев шундый тәкъдим белән чыккан.
Аны авылдагы демография хәле борчый. Әлеге биләмәдә 1250 кеше яши, ел саен 15-20 бала туа. Бу - бик аз, чөнки кешеләр шәһәрләргә чыгып китә, ир-егетләр буйдак булып кала, хатын-кызлар бала тапмый.
Әйтик, Белогор поселогында өч ихата исәпләнә. Биредә дүрт буйдак яши. “Ирләр 40 яшькә кадәр өйләнмәсә, бөтенләй өйләнмәячәк. Бу эштә клуб хезмәткәрләре ярдәмгә килә алыр иде, төрле кичәләр оештырырга, ялгызларны бер-берсе белән таныштырырга кирәк.
Иң яхшысы - районда никах агентлыгы төзү. Моны демография хәлен яхшырту буенча социаль әһәмиятле проект эшләп отылган грант ярдәмендә эшләргә мөмкин”, - ди башлык.
Читайте нас