Атап әйткәндә, балаларны бушлай ашату элек психология-медицина-педагогия комиссиясе нәтиҗәсе нигезендә башкарылган. Мәгариф министрлыгының яңа карары буенча хәзер ул табиблар комиссиясе буенча гына гамәлгә ашырыла башлады. Сукыр, шикәр чире белән авыручы балалар бу категориягә керми. Моннан тыш, махсус комиссиягә Уфаның кайбер районнарында ноябрьгә генә язылырга мөмкин.