+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
13 Сентября 2019, 11:47

Бездән уздыра алмассыз!

«Без ат үрчетүдә һәрвакыт көчле булдык һәм лидерлык позицияләрен бирмәячәкбез", - дип язды Хөкүмәттә тармак үсеше мәсьәләләре буенча уздырылган киңәшмәдән соң Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә.

«Ат үрчетү безнең өчен милли традиция генә түгел. Бу безнең икътисадның мөһим өлеше. Без - атлар саны буенча илдә икенче урында, тармакта 50 меңнән артык кеше эшли. Әмма соңгы вакытта аның үсеше акрыная барды. Белгечләр җитми, хуҗалыкларның һәм ипподромнарның матди базасы искерә. Безнең легендар башкорт атының генофондының сыйфаты да кими. Шушы уңайан түбәндәге карарлар кабул ителде:
1) 2020 елга нәсел эшен тәртипкә китерергә;
2) тармакка кызыксыну арттыру өчен даими ат чабышлары үткәрергә;
3) быел ат заводларына дәүләт ярдәмен кертергә;
4) киләсе елга белгечләр укытуны башлап җибәрергә.
Башкортстан атлар саны буенча илдә лидерларның берсе булып тора. Кымыз җитештерүнең тулаем күләмендә төбәк өлеше 45 процент тәшкил итә. Атларның иң күп саны Урал аръягында урнашкан. 2018 елда республикада 121,5 мең ат исәпләнә иде, киләсе ике елга бурыч — аларны мең башка арттыру. 2019 елда Башкртстан предприятиеләре һәм фермерлары "2018-20 елларга ат үрчетүне үстерү" ярдәмче программасы кысаларында республика бюджетыннан якынча 100 миллион сум алуы мөмкин.
Читайте нас