+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 сентябрь 2019, 07:51

140 градуслы суда яткан ир исән кала

Уфада яшәүче Дмтрий Якин һаман да дәваханәдә.

Уфада яшәүче слесарь Дмитрий Якинны, ниһаять, пешү үзәгенең реанимация палатасыннан гадәти палатага күчерделәр. Ирнең тәненең 50 проценты пешкән. Аның подвалда 140 градус кайнарлыктагы суда күпме ятканы да билгесез.
Дмитрий әйтүенчә, подвалга аны баш инженеры су агуын туктатырга төшерә. Әмма подвалга төшкәч, ул чыганак урынына барып җитмәячәген аңлый. Чөнки кайнар су күпләп аккан була инде. Кирегә әйләнеп чыкканда ир токка тотыла һәм суга егыла. Ирнең кычкыруына ярдәмгә киләләр.
Ирнең кайчан дәваханәдән чыгуы әлегә билгесез.
Читайте нас