Ел ахырына кадәр республикада төбәк, муниципальара һәм урындагы әһәмияттәге 1 мең километр озынлыгындагы юлларны норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Бу хакта республиканың Транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Төбәкнең Юл фонды акчалары күләме быел рекордлы 24,4 миллиард сумга җитте, шуның 5,2 миллиард сумы федераль бюджеттан җәлеп ителде.
"Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары" гомумдәүләт проекты кысаларында быел Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләрендә 338 километр юл ремонтланачак.
Радий Хәбиров федераль ресурсларны җәлеп итү буенча эшне дәвам итәргә һәм ремонтның тамга төшерү, билгеләр кую һәм хәвефсезлекне арттыруга ярдәм итүче башка чаралар белән төгәлләнүен контрольдә тотарга кушты. Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, беренче чиратта, иң начар хәлдә булган юлларны ремонтларга кирәк.
Радий Хәбиров авыллар арасында вакташ түшәүнең төрле бәясен тикшерү нәтиҗәләре турында да сөйләде. Бу тема август аенда оператив киңәшмәләрнең берсендә күтәрелгән иде. Аерым алганда, карьер булмаган Бөре районында 1 километр юл өю бәясе 5 миллион сумга җитәргә мөмкин, дип билгеләп үтелде. Башка муниципалитетларда бу сумма якынча 500 мең сум.
Бөре районында «партизан» ысулы белән эшкәртелә торган карьер бар икән.
Радий Хабиров акчаны максатсыз куллануны өйрәнү өчен тикшерү материалларын Контроль-исәп палатасына тапшырды. Ул үзенең бәяләмәсен өч атнадан соң тапшырырга тиеш.