+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
16 сентябрь 2019, 11:10

"Кеше нормаль подъезд аша үтәргә тиеш"

Республикада подъездларны комплекслы ремонтлау программасы эшләп килә. Бүгенгә 1602 подъездда эшләр төгәлләнгән, 1708ендә алар бара. Бу — тиешле күләмнең 83 проценты.

Республикада подъездларны комплекслы ремонтлау программасы эшләп килә. Бүгенгә 1602 подъездда эшләр төгәлләнгән, 1708ендә алар бара. Бу — тиешле күләмнең 83 проценты.
Киләсе елга муниципалитетлар программага 4360 подъездны кертергә тәкъдим итә. Аларның саны финанслау күләменә бәйле булачак. — Подъездларны ремонтлау — дәүләт бурычы. Кеше иртән эшкә барырга чыга, ул нормаль подъезд аша үтәргә тиеш. 2024 елга без барлык подъездларны да төзекләндерергә тиеш. Халык та аларга сак мөнәсәбәттә булсын иде. Чөнки без ел саен подъездларны һәм ихаталарны ремонтлауга акча сарыф итә алмыйбыз, — диде республика җитәкчесе Радий Хәбиров бүгенге оператив киңәшмәдә.
Әлеге программа 2024 елга кадәр исәпләнгән, аның буенча 26 мең подъезд ремонтланырга тиеш.
Киңәшмәдә ихаталар һәм подъездлар ремонтын берләштерергә тәкъдим ителде. Радий Хәбиров бу тәкъдимне хуплады һәм аларны ремонтлау программалары 2024 елга кадәр планлаштырылган, шул сәбәпле барлык җаваплы кешеләргә озайлы һәм эзмә-эзлекле эшкә исәп тотарга кирәк, дип белдерде.
Читайте нас