17-18 сентябрьдә Уфаның ВДНХ-ЭКСПО күргәзмә залында PROFФЕСТ кирәкле һөнәрләр фестивале үтәчәк. Бүген "Башинформ" мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә фестивальнең максаты, әһәмияте, аның кысаларында үткәрелгән чаралар турында сүз барды. Анда республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Юрий Мельников, мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин, "Яңа һөнәрләр атласы" юнәлешенең төбәк үсеше җитәкчесе Анна Михайлова катнашты.
Фестиваль республикада дүртенче тапкыр оештырыла. Быел ул үз эченә өч төп яңалыкны ала. Алар хакында тәфсилләп республиканың гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазыйфасын башкаручы Юрий Мельников сөйләде.
Беренчедән, фестиваль кысаларында алты интерактив зона оештырыла. Болар - Техника, Мәгълүмат, Иҗат, Кулинария, Табигать, Кеше өчен кеше. Икенчедән, һәр укучы, тест үтеп, үзенең нинди өлкәгә сәләтле булуын ачыклаячак. Өченчедән, укучылар эш бирүчеләр белән ачыктан-ачык сөйләшә, аларга сораулар бирә алачак.
Айбулат Хаҗин билгеләвенчә, фестиваль укучыларга төрле һөнәрләрне күзаллау мөмкинлеге бирә. Республика быел "Мәгариф" гомумдәүләт проектына ярашлы тормышка ашырылучы "Киләчәккә билет" проектына да кушылды. Ул өч этаптан тора һәм укучыга иртә һөнәр сайларга ярдәм итүгә юнәлтелгән.
Шунысы игътибарга лаек, агымдагы елның ахырында республикада "Яңа һөнәрләр атласы" дөнья күрәчәк. Анда заман таләп иткән һәм шулай ук киләчәк һөнәрләре турында тулы мәгълүмат биреләчәк.