+24 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
17 Сентября 2019, 04:09

Бер көндә – 14 тонна бал!

Башкалабыз Уфада беренче “Башкорт балы” фестивале үтте.Башкортстанның төрле төбәкләреннән 150дән артык умартачы әлеге бәйрәмгә үзләренең продукциясен китерде.

Башкалабыз Уфада беренче “Башкорт балы” фестивале үтте


Башкортстанның төрле төбәкләреннән 150дән артык умартачы әлеге бәйрәмгә үзләренең продукциясен китерде. Биредә, шулай ук, умартачылык һәм апитерапия продукцияләре, республиканың күпмилләтле халкы тормышын, күркәм традицияләрен һәм милли үзенчәлекләрен чагылдыручы сувенирлар, кул эшләре дә тәкъдим ителде. Уфа шәһәре хакимиятеннән алынган мәгълүматларга караганда, “Башкорт балы” фестивалендә 9 меңнән артык кеше катнашкан, 14 тонна бал сатылган.


“Башкорт балы” фестивале алдыннан республиканың гына түгел, Русиянең абруен күтәрүче тарихи вакыйга булды. 12 сентябрьдә Монреальдә Апимондиянең Генеральный Ассамблеясе һәм “Апимондия умартачылар ассоциациясе” Халыкара федерациясенең 46нчы Конгрессын һәм “АPIEXРо-2019” халыкара күргәзмәсен ябу тантанасы узды, анда 2021 елда “Апимондия” Конгрессының Русиядә — Башкортстанда узачагы турында хәбәр ителде.


Шул ук вакытта...

Русия умартачылар берлеге рәисе Арнольд Бутов Монреальдә узган Конгресс кысаларындагы чыгышында умартачылык тармагы үсешенә ярдәм иткәне һәм чираттагы конгрессны Уфада үткәрү башлангычы өчен Башкортстан Хөкүмәтенә рәхмәт белдерде һәм бөтен дөньядагы умартачылык берләшмәләрен 2021 елда Русиягә — Башкортстанга Халыкара конгресска чакырды.



Әлеге куанычлы хәбәр республика умартачылары өчен зур ышаныч һәм мәртәбә генә түгел, ә Башкортстанны бөтендөнья сәүдә базарында ныграк танытуда мөһим чара булып тора. Бу турыда “Башкорт балы” фестивален ачу тантанасында катнашкан Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Илшат Фазрахманов белдерде. Аның сүзләренә караганда, республикада үткәрелүче мондый фестивальләр башкортстанлыларга үзебездә җитештерелгән экологик чиста продукция белән якыннан танышырга булышлык итә.

— Күптән түгел узган “Сөт иле — 2019” фестивале белән мәсәлән, 60 меңнән күбрәк кеше танышты. Һәм без шушы бәйрәмнән соң сәүдә нокталарында республика җитештерүчеләре тәкъдим иткән сөт продукциясенең күбрәк сатылуын күрдек. “Башкорт балы” фестиваленең дә үзебезнең умартачылар продукциясен күбрәк җитештерүгә этәргеч бирәчәгенә ышанабыз, — диде Илшат Илдус улы.

Башкаланың Ленин исемендәге мәйданында оештырылган “Башкорт балы” фестивалендә тармакның әйдәүче белгечләре үткәргән мастер-класслар бик җанлы булды. Әйткәндәй, ярминкәдә балның сыйфатын бәяләүче күчмә ветеринария лабораториясе эшләде. Анда һәркем төрле районнар тәкъдим иткән бал продукциясе сыйфатын тикшереп карау мөмкинлеге алды.

Әлбәттә, башкалада яшәүчеләр һәм килгән кунаклар өчен мәдәни-күңел ачу программасы да истә калырлык оештырылган иде. Республиканың һәм муниципаль районнарның билгеле сәнгать осталары чыгышлары көн дәвамында тирә-якны моңга күмде. Балалар өчен аерым уен һәм ял мәйданчыкларгы эшләде.

Әйтергә кирәк, фестиваль умартачылар өчен дә бик фәһемле булды. Алар биредә очрашып тәҗрибә уртаклашу белән генә чикләнмәде. Быел җәй умартачылар өчен катлаулы булды. Бал азрак җыелды. Шуңа да фестиваль кысаларында умартачыларның бу өлкәдәге галимнәр, белгечләр белән очрашуы, фикер алышуы мөһим иде. Ә инде берничә номинация буенча оештырылган һөнәри бәйгедә катнашу мастер-класска тиң чара булды. “Бал ярминкә-күргәзмәсендә иң актив катнашучы һәм продукция тәкъдим итүче район” номинациясендә Иглин һәм Нуриман районнарына тиңнәр булмады.

“Иң яхшы сәүдә ноктасын әзерләүче” бүләгенә Караидел районының “Котлыев” крестьян-фермер хуҗалыгы лаек булды. Архангель районыннан “Хәйдәр абый” умарталыгы иң күп ассортимент тәкъдим итүче бәйгесендә җиңеп чыкты. Күргәзмәдәге иң тәмле һәм яхшы бал буларак, Гафури районыннан умартачы Мөлековлар тәкъдим иткәне билгеләнде.

Башкортстанда умартачылык кәсебен гаилә традицияләре, буыннан-буынга күчүче шөгыль буларак пропагандалауга да мөһим урын бирелә. Әлеге фестивальдә, мәсәлән, Зилаердан Любимовларның гаилә династиясе бу номинациядә җиңүче булып танылды. Республика фестиваленең үзенчәлеге дә шунда, җиңүчеләр һәм лидерлар диплом яки истәлекле бүләкләргә генә түгел, ә 2021 елда Уфада узачак “Апимондия” халыкара форумы күргәзмәсендә катнашу хокукына да ия булды.


Олег Төхвәтуллин.
Читайте нас