+28 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 Сентября 2019, 15:40

Башкортстан прокуроры билгеләнде

Бу вазыйфаны Владимир Ведерников башкарачак.

Бу вазыйфаны Владимир Ведерников башкарачак.
Бүген Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары чираттан тыш утырышта Башкортстан прокуроры вазыйфасына Владимир Ведерников кандидатурасын раслады. Русия Генеральный прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, аны тәкъдим итеп, Ведерников үзен таләпчән һәм профессиональ белгеч итеп күрсәтте, ул республика прокуратурасының сыйфатлы эшен оештыра алачак, дип билгеләп үтте.
Владимир Ведерников үзенең чыгышында прокуратура органнарында 23 ел эшләү дәверендә үзе өчен төп принцип — гаделлек, ә аның өчен иң мөһиме — кеше булуын белдерде. Ул күп эшләргә күнегүен һәм үз кул астындагылардан да шуны таләп итәчәген ассызыклады.
— Мин монда бик озак һәм җитди эшләргә килдем һәм республикага килүемне вакытлы күренеш дип санамыйм. Минем бабам — Бөек Ватан сугышы ветераны. Балакатай районында туып-үскән, шуңа күрә туган җиремә эшкә кайттым дип саныйм, — диде Башкортстан прокуроры вазыйфасына кандидат.
Читайте нас