Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары, Башкортстаннан сенатор Лилия Гомәрова Радий Хәбировның инаугурация тантанасы турында фикерләре белән бүлеште.
- Башкортстан тарихында яңа чор башлана. Республика Башлыгы безнең төбәкне үстерү буенча глобаль максатлар һәм бурычлар куйды. Хәзер иң мөһиме - барлык көчләрне берләштерү. Башкортстанның якындагы биш елга социаль-икътисади үсеш стратегиясе гомумдәүләт проектларына таяна. Радий Фәрит улы билгеләп үткәнчә, бу проектлар безнең гражданнарның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга эшләргә тиеш, ә аларны гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен шәһәрләрдә һәм авылларда һәр конкрет кеше тоярга тиеш, - диде Лилия Гомәрова.