Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Төзелеш сәгате” төрендә киңәшмә үткәрде.
Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Марат Әхмәдуллин проблемалы объектларны төзүне тәмамлау һәм гражданнар белән үзара бәйләнеш чаралары турында сөйләде. Мәсәлән, Нефтекаманың “Авалон” торак комплексында Карцев урамындагы 27нче һәм 28нче йортларда 239 гаилә фатир алган. Расланган Юл картасын тормышка ашыру буенча планлы эш дәвам итә.
Өлешләп төзүдә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фонды ярдәмендә федераль финанс ярдәме белән тәмамланмаган берничә объект төзелеп бетәргә мөмкин. Бу хакта күптән түгел төзелгән өлешләп түләүчеләр хокукларын яклау фонды генеральный директоры Дамир Миңнебаев сөйләде.
Комитет рәисе урынбасары Артем Ковшов Радий Хәбиров кушуы буенча әзерләнгән 2024 елга кадәр бассейнлы спорт комплекслары төзү планын тәкъдим итте. Бүген 16 муниципалитетта, шул исәптән Межгорьеда, андый объектлар юк. Ведомство тарафыннан торак пунктларның зурлыгына һәм гамәлдәге спорт һәм тренажер заллары булуга бәйле рәвештә берничә вариант эшләнгән.