Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Инвестицион сәгать» форматында Инвестицион комитетның чираттагы утырышын уздырды.
Анда Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, республика үсеш институтлары вәкилләре катнашты."Роснефть"нең бүлендек предприятиесе "РН газ ягулык компаниясе" җәмгыяте генеральный директоры Павел Котов Башкортстан территориясендә газ автозаправкалары фирма челтәрен булдыру ниятен белдерде. Әлеге юнәлешне компания Русиянең берничә төбәгендә үстерә инде.
Беренче этапта Башкортстанда дүрт станция булдырылачак. Белгечләр тарафыннан, төп транспорт агымнарын һәм муниципалитетларның ихтыяҗларын исәпкә алып, АЗС урнаштыру өчен дистәдән артык потенциаль мәйданчык өйрәнелә. Газ-мотор ягулыгында кулланыла торган техниканың шактый өлеше - йөк һәм җәмәгать пассажир транспорты.
Моннан тыш, Башкортстан вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры вазыйфасын башкаручы Илшат Фазрахманов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы техникасын газ-мотор ягулыгына күчерү перспективалы булып тора. Башкортстанда газ комбайнына сынаулар үткәрелде. Аның өчен ягулыкка чыгымнар традицион техника белән чагыштырганда 3,5 тапкыр кимрәк булган.
Проектка кертелгән инвестицияләр күләме 2,2 миллиард сумнан артып китә. 150гә якын яңа эш урыны булдыру планлаштырыла. «Инвестицион сәгать» утырышы кысаларында проектны өстенлекле проектлар исемлегенә кертү хупланды. Моннан тыш, Радий Хәбиров Башкортстан Хөкүмәтенә муниципалитетлар башлыклары белән бергә заправка станцияләрен урнаштыру вариантлары турында фикер алышырга һәм төзелеш өчен җир участоклары бүлеп бирү мөмкинлеген эшләргә кушты.
Балык үрчетү һәм эшкәртү буенча комплекс төзү ниятләре турында «АЭРОМЕД» җәмгыяте гамәлгә куючы Валерий Канафьев сөйләде. Инвестпроект кысаларында Ишембай районы территориясендә елына 200 тоннага кадәр форель үстеру, шулай ук ярымфабрикатлар һәм әзер ашлар, шул исәптән мәрсин балыгы уылдыгы ясау планлаштырыла.
Бүгенге көндә Салаваттагы биналарга реконструкция ясалган, җиһазларның бер өлеше сатып алынган. Проектка инвестицияләрнең гомум күләме 185 миллион сум тәшкил итәчәк.
– Инновацион карарлар нигезендә заманча производство булдырылачак, - дип билгеләп үтте Валерий Канафьев. - Технологияне сынап карау өчен без кайбер компанияләр һәм экспертлар белән хезмәттәшлек итәбез. Параллель рәвештә районда балык үрчетү өчен буалар эзләү бара.
Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы сулыкларны сайлап алуда муниципаль дәрәҗәдә ярдәм күрсәтергә кушты, аларга ихтыяҗны анализлады.
– Халык балык тота торган буаларны без япмаска тиеш. Монда бик игътибар белән эшләргә кирәк, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Проектка ярдәм итү кысаларында инвесторның авыл хуҗалыгын үстерү программалары буенча җиһазлар һәм балык материаллары сатып алуга тоткан чыгымнарының бер өлеше субсидияләнәчәк. Шулай ук кирәкле инфраструктура төзелешендә ярдәм хупланды.