+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 сентябрь 2019, 03:28

Кеше хокуклары тиешенчә яклансын!

Уфада Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча советның беренче утырышы үтте. Аның эшендә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.

Уфада Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча советның беренче утырышы үтте. Аның эшендә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.
Совет составы өлешчә җәмәгатьчелек фикере нигезендә формалаштырылды. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, Башкортстан кешеләре Совет әгъзаларына кандидатлар итеп хокук яклауда үзләренең нәтиҗәле эшчәнлеген күрсәткән кешеләрне тәкъдим итте.

Советка 36 кеше керде. Алар арасында “КоммерсантЪ-Уфа” басмасының баш мөхәррире Наталья Павлова, Башкортстанда сайлаучыларның хокукларын яклаучы “Голос” хәрәкәте координаторы Ренат Факиев, политолог Сергей Лаврентьев, “Гражданлык контроле” хәрәкәте җитәкчесе Валерий Аббасов, блогер Владимир Кобзев, уфалы Рөстәм Нәбиев, Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Олег Галин, инвалид балалар аналарының “Ана йөрәге” оешмасы Советы җитәкчесе Гөлшат Ибраһимова һәм башкалар бар.

– Советтагы эшчәнлек сезнең барыгыз өчен дә зур җаваплылык, объектив һәм намуслы булырга кирәк, – диде Радий Хәбиров.

Җыелучылар Радий Хәбировка сораулар бирде, Совет эше уңаеннан тәкъдимнәрен җиткерде. Совет экология, фән, мәгариф һәм башка төрле комиссияләргә, төркемнәргә бүленергә тиеш. Һәр төркем үз юнәлеше буенча эшләячәк.

Совет рәисе итеп Шәһәр проектларын үстерү фонды директоры Владимир Барабаш, җаваплы сәркәтип итеп юрист һәм хокук яклаучы Зөлфия Гайсина билгеләнде.

Тулы составта Совет елына кимендә ике тапкыр җыелачак, дип көтелә.
Читайте нас