Республикада “Хәвефсез балачак” федераль проекты эшли башлаячак. Әлеге проект ата-аналарга балаларны автомобильләрдә йөрткәндә хәвефсезлекне тәэмин итүгә өйрәтүнең бердәм системасын булдыруны күз уңында тота.
Проект бүген Уфада старт ала. Шул ук көнне төбәк хакимияте вәкилләре, экспертлар, җәмәгатьчеләр, блогерлар, медицина хезмәткәрләре һәм булачак әниләр катнашлыгында матбугат конференциясе үтәчәк.
Агымдагы елда перинаталь үзәкләр һәм бала тудыру йортлары базасында балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча өч еллык проект 30 төбәктә башланачак. Бу проектка 2019 елдан 2021 елга кадәр Русия Федерациясенең 85 субъектында барлыгы 100 шәһәр кушылачак.
Проект кысаларында перинаталь үзәкләр базасында булачак әниләр өчен атнага берничә тапкыр балаларны автомобильдә йөртүнең төп кагыйдәләренә өйрәтү, тизлек режимын саклау, шулай ук коляска белән юл аша чыгу кагыйдәләренә багышланган тренинглар узачак.
Иң актуаль мәсьәләләрнең берсе – яшь ата-аналарны балалар өчен креслолар, махсус ныгытучы җайланмалар кулланырга өйрәтү.
Әлеге проект Президент Владимир Путинның май указларын үтәү максатында, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла.