+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
20 сентябрь 2019, 11:36

Барысы да яхшы булыр, Софья!

Ике яшьлек кызны, тышкы кыяфәтенә сылтанып, балалар бакчасына алмаганнар. Хәлне Радий Хәбиров үз контроленә алды.

Ике яшьлек Софья Стәрлетамак районының Алатан авылында яши. Сабый тәрбияләнгән гаилә "очын-очка ялгап" көн күрә. Өйгә су кермәгән, җылыту системасы җайланмаган. Мунчалары юк, юыныр өчен гаилә күршеләренә кереп йөри.
Кызганычка каршы, кечкенә кызыкайның проблемалары моның белән генә чикләнми, аның тумыштан бармаклары бергә ябышып үскән. Әнисе сабыйны балалар бакчасына урнаштырырга уйлагач, аның тышкы кыяфәтенә сылтанып, баланы учреждениегә алмаганнар.
Урындагы авыл биләмәсе хәлне башкача аңлата. Кызга инвалидлык буенча моңа кадәр акча түләнгән, ә балалар бакчасындагы хәл турында гаилә анда җиткермәгән.
Изгелек фонды сабыйга ярдәм йөзеннән берникадәр акча җыйган. Киләчәктә Софьяга операция эшләү дә күз уңында тотыла.
- Изгелек фонды бу мәсьәләне күтәрмәгән булса, гаилә һаман да үз проблемалары белән яшәр иде. Сабыйның һәм аның әти-әнисенең хокуклары бозылуы күренеп тора. Кызның киләчәк язмышын үзем контрольдә тотачакмын, - дип язды бу җәһәттән республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә.
Читайте нас