Радий Фәрит улы сәламәтлек саклау системасына зур игътибар бирде. Монда авылдагы медицинадан алып, кадрларга кытлык мәсьәләләре дә күтәрелде. Димәк, бу да алдагы елларда хәл ителергә тиеш. Мәгариф, фән өлкәсендәге ачышлар безнең федераль үзәк белән хезмәттәшлек итүгә басым ясаячак. Әлбәттә, боларның һәркайсы бу өлкәнең үсешенә булышлык итәчәк. Шул ук вакытта, Радий Хәбиров авыллар язмышына да битараф калмады. Гомумән, бу ныклы нигезле стратегияне тормышка ашыруда җиткәчегә уңышлар телисе килә, — диде республиканың Җәмәгать палатасы эксперты, икътисад фәннәре докторы Константин Кузьминых.