Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада паркларны төзекләндерү эшләрен карады.
Республика җитәкчесе "Первомайский" ял паркында төзүчеләр белән аралашты. Бүген биредә буаны тирәнәйтү, чистарту эшләре бара. Паркны яшелләндерү, тротуарларны ремонтлау эшләре дә җәелдерелгән.
"Дубки" ял итү урынында исә озакламый "Биюче торналар" фонтаны ачылачак. Әле биредә юлларны төзекләндерү эшләре башкарыла.
Радий Хәбиров бу паркларның башкалар өчен үрнәк булырга тиешлеген ассызыклады. Республика көнендә бирегә барлык муниципалитетлар башлыклары җыелачак.