— Башкортстан Башлыгы инаугурациясе — минем өчен мөһим вакыйга, чөнки мин дә бу төбәктә туып-үскәнмен. Күптәннән Мәскәүдә яшәсәм дә, республика белән һәрвакыт кызыксынып торам.
Радий Хәбировның анык эшләрен күрдек. Ул, чыннан да, ышаныч тулыра. Шул ук вакытта, ул бик мәгълүматлы кеше, һәрвакыт нәтиҗә таләп итә. Республикага шундый җитәкче килүенә шатмын. Үзем дә кулымнан килгәнчә аңа ярдәм итәргә әзер, — диде хәрби очучы, Русия Герое Рәфыйкъ Ихсанов.