Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзсы, икътисад фәннәре докторы, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Рөстәм Ахунов Радий Хәбиров тәкъдим иткән Үсеш стратегиясенә карата үз фикерләрен белдерде.
— Минемчә, бу документ ике юнәлешне үз эченә ала. Беренчендән, республика киләсе биш елда нәрсәгә ирешергә тиешлеге “саннар теле” белән билгеләнде. Икенчедән, бу Президент Владимир Путинның “Май указлары”н хәтерләтә. Әмма биредә без республиканың үзенчәлеген, миллилеген дә тоячакбыз. Бу бик катлаулы башлангыч. Әмма республика җитәкчесе аны башкарып чыгуына шикләнмим, — диде ул.