Кичә Русия Президенты Владимир Путин Ырынбурга килде. Бүген Владимир Владимирович "Донгуз" полигонында булачак. Анда "Үзәк-2019" стратегик күнекмәләрнең төп этабы уза. Команда-штаб күнекмәләрендә Казахстан, Кыргызстан, Таҗикистан, Үзбәкстан, Һиндстан, Кытай һәм Пакистан хәрби подразделениеләре дә катнаша. "Үзәк" команда-штаб укулары 16 сентябрьдә башланды. Анда 120 мең хәрби хезмәткәр һәм 20 мең берәмлек хәрби техника җәлеп ителгән.