Республика Башлыгы Башкорстан халкына мөрәҗәгать итте.
Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә юллардагы хәвефсезлек мәсьәләләренә әйләнеп кайта.
«Без юлларыбыз имин булсын өчен күп эш башкарабыз - чокырларны ямыйбыз, чистартабыз, камералар, фонарьлар, билгеләр, тамгалар куябыз... Бу нәтиҗәсен дә бирә — быел юлларда үлүчеләр саны, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 57 кешегә азрак. Тик! Шулай да 292 кеше үлгән... ни генә эшләсәк тә , аватомбильчеләр "очып" йөргәндә, гаилә фаҗигаләре күбәйгәндә, без һаман да һәлак булучыларны күмәчәкбез һәм имгәнүчеләрне караячакбыз», — дип яза Хәбиров.
Төбәк Башлыгы үз постындагы фикерләрен сәгатенә 100 километр тизлек белән барган ике машина бәрелешен чагылдырган видео белән дәлилләгән.
«Ә бит без хәтта ике полосалы юл буенча да очабыз... Машина йөртүче, аның янәшәсендә утырган хатыны, арткы утыргычта уйнаучы балалар белән нәрсә килеп килеп чыгуын күз алдына да китереп булмый...
Кадерле шоферлар, карагыз әле бу видеоны. Һәм уйлагыз әле, сез бу машинада булырга теләр идегезме? Анда сезнең балаларыгыз булуын телисезме?» - дип мөрәҗәгать итә ул автомобильчеләргә.