+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
22 сентябрь 2019, 09:16

Төркиядә кайнар майга пешкән балаларны алып кайттылар

Төркиядә көн аралаш ватандашларыбыз белән булган хәлләр турында ишеткәннән соң: "Нишләп йөрисез инде шунда?" - дигән сорау бирәсе килә.

Төркиядә көн аралаш ватандашларыбыз белән булган хәлләр турында ишеткәннән соң: "Нишләп йөрисез инде шунда?" - дигән сорау бирәсе килә.
Төркиядә узган шоу вакытында кайнаган май белән янган ике малай Екатеринбургка кайтарылды, дип хәбәр итә Свердловск өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы.
- Төркиядә кыздырылган майга пешкән балалар Екатеринбургка кайтып җиттеләр һәм Һәлакәт медицинасы территориаль үзәге көчләре белән Балалар республика клиник дәваханәсенең пешү бүлегенә урнаштырылды, — диелә хәбәрдә.
Искәртеп узабыз, Төркия кунакханәсендә тамаша вакытында пешекче туристлар өстенә янган май сибә. Екатеринбургтан килгән ике малай көчле пешү белән дәваханәгә китерелә. Шулай ук бу фаҗигадә тагын сигез чит ил гражданы зыян күргән.
Тикшерү комитеты бу хәлнең барлык шартларын ачыклауны контрольгә алды.
Читайте нас