Узган төндә Борай районында коточкыч хәл булган. Көтмәгәндә Караидел районының күзәтчелек эшчәнлеге һәм гадәттән тыш эшләрне профилактикалау дознавателе Дамир Газизов вафат булды.
Тикшерүләр буенча, дүрт ир "УАЗ" машинасында тауга менгән булганнар. Машинадан чыккач, автомобильне "ручник" тормозына куярга оныталар. Машина таудан аска тәгәрәп төшә һәм ава. Бу вакытта Дамир Газизов машина астында кала.
Хезмәттәшләре аны ачык, киң күңелле кеше буларак тасвирлый. Ул 2002 елдан янгын сүндерү хезмәтендә эшләгән. Бик күп дәүләт бүләкләренә лаек булган. Мәрхүмнең 3 баласы калды. Кече улына нибары 4 яшь.