+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 сентябрь 2019, 03:49

Үз йортлары кебек булыр

Уфада Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм өлкәннәр өчен “Шалом” пансионат-йорты эшли башлады. Аны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.

Уфада Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм өлкәннәр өчен “Шалом” пансионат-йорты эшли башлады. Аны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.


– Мөгаен, безнең республикада гына мондый вакыйга курай моңыннан башланып, арытаба иврит, урыс, башкорт телләрендә җырлар белән үрелеп барадыр. Бары тик Башкортстанда гына конфессияләрнең рухи лидерлары шундый тыныч һәм тыгыз хезмәттәшлек итә, ә төрле милләт кешеләре бер зур гаилә булып яши, – диде Радий Хәбиров. – Бүген без чыннан да зур, мөһим, күптән көтелгән вакыйганың – Ата-аналар өчен йорт ачылуның шаһиты булдык. Бу картлар йорты түгел, ә нәкъ ата-аналар өчен йорт.

Төбәк җитәкчесе Уфа яһүдләре берлеге, Уфа һәм Башкортстанның баш раввины Дан Кричевскийга рәхмәт белдерде. Республика өчен мөһим бу объект аның башлангычы белән булдырылды. Радий Хәбиров, шулай ук, “Башнефть” компаниясенә һәм бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләренә, хәйрия акчалары исәбенә пансионат төзелеше алып барылган ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

“Цветы Башкирии” микрорайонында урнашкан өлкәннәр йорты гомум мәйданы 4 500 квадрат метр булган биш катлы бинадан гыйбарәт. Анда 110 кеше даими яши ала. Ул үз-үзен карый алмаган яисә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән өлкән яшьтәге кешеләр, шулай ук, ялгызлыктан арыган пенсионерлар өчен тәгаенләнгән. Биредә өлкән яшьтәге гаилә парлары өчен фатир-апартаментлар да каралган.

Бинада китапханә, тамаша залы, гидромассажлы бассейн, физиотерапия һәм массаж, процедура кабинетлары, тренажер залы, кафе-ашханә бар. Бер гектарлы территориядә ял итү өчен эскәмияле парк зонасы урнашкан.


Читайте нас