Банктан 43 миллион сумны ни өчен урлаганнары билгеле булды.
“Открытие” банкыннан ике ел дәвамында 43 миллион сум акча урлаган хатыннар тотылуын хәбәр иткән идек.39 яшьлек Лилия Латыйпова акчаны әтисен дәвалау өчен урлавы мөмкин. Ул онкология чиреннән җәфа чигә. Әлегә бу җинаятькә этәргән бердәнбер җитди сәбәп.
Ханымнар акчаны банк клиентлары вкладларын ябу ярдәмендә урлаган. Барлыгы 50 кешенең кертеме ябылган.
Латыйпованың әшнәсе Лилия Азнабаева 23 июльдә үк тотылган иде.