+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 сентябрь 2019, 19:35

“Бөтендөнья мәдәни форумы югары дәрәҗәдә үтәчәк”

Радий Хәбиров Бөтендөнья фольклориадасының федераль оештыру комитеты утырышында катнашты.

Радий Хәбиров Бөтендөнья фольклориадасының федераль оештыру комитеты утырышында катнашты.
Бүген Мәскәүдә республика Башлыгы Радий Хәбиров VI Бөтендөнья фольклориадасын әзерләү һәм үткәрү буенча федераль оештыру комитеты утырышында катнашты. Халыкара фольклор фестивале республикада 2020 елның 18 июленнән 1 августына кадәр узачак.
Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец киңәшмәне ачып, 2017 елның 1 июнендә ил Президенты Владимир Путин тарафыннан VI Бөтендөнья фольклориадасын уздыру турындагы указга кул куелганын ассызыклап үтте. 2018 елның 6 февралендә Фольклориада-2020не әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты булдыру турында Русия Хөкүмәте карары чыкты.
— Бу традицион чара алтынчы тапкыр узачак. Безгә төрле илләрдән коллективлар киләчәк. Без фестивальне иң югары дәрәҗәдә уздырырга тиеш, — дип билгеләп үтте Ольга Голодец.
Радий Хәбиров әлеге масштаблы чарага әзерлек барышы турында хәбәр итте, аның сүзләренчә, Фольклориадада 100 илдән 3 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Алар үзләренең традицион музыкасын, биюләрен, халык кәсебен, аш-су, милли киемнәр һәм сәхнә сәнгатен тәкъдим итәчәк. Хәзерге вакытта 85 ил катнашуы турында белдерде. Башкортстан фестивален уздыру көннәрендә 2,5 миллион турист килер дип көтелә.
— Фольклор программасы республика башкаласы белән генә чикләнмәячәк, ә барлык районнар һәм шәһәрләр буенча да таратылачак. Бүгенге көндә фестивальдә катнашучыларның чыгышлары, яшәү һәм туклану урыннары билгеләнгән, — диде Радий Хәбиров. — Алда зур эш көтә. Һәм без уртак көч белән Бөтендөнья мәдәни форумын югары дәрәҗәдә үткәрә алырбыз дип ышанабыз.
Читайте нас