Республикада барлык төр транспортлар бердәм төс алачак.
Уфада “Урал транспорты” IV Халыкара форумы кысаларында “Башкортстан транспорты” бренды презентациясе үтте. Республиканың Транспорт һәм юл төзелеше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Тимур Мөхәммәтҗанов сүзләренә караганда, республиканың барлык төр транспорты шушы елда бертөрле бизәлеш алачак.
— Шулай ук бренд кысаларында башкаланың барлык төр транспорты өчен бердәм логотип эшләнде. Логотип тамганы символлаштыра — Башкортстан тамгасы геолокация элементына кертелгән “Т”ны (транспорт) хәтерләтә, — дип белдерә ведомствоның матбугат хезмәте.
Шулай ук брендбукка тукталышларны бизәү элементлары, җәмәгать транспортының эчке бизәлеше, машина йөртүчеләр һәм кондуктлар формасына таләпләр кертелгән.