+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 сентябрь 2019, 16:13

Радий Хәбиров БДМУда булды

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламәтлек саклау тармагын кадрлар белән тәэмин итүгә багышланган күчмә «Сәламәтлек сәгате» үткәрде. Киңәшмә Башкорт дәүләт медицина университеты базасында узды.

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламәтлек саклау тармагын кадрлар белән тәэмин итүгә багышланган күчмә «Сәламәтлек сәгате» үткәрде. Киңәшмә Башкорт дәүләт медицина университеты базасында узды.
Киңәшмә башланыр алдыннан төбәк җитәкчесе югары уку йортының эшчәнлеге белән танышты. БДМУ ректоры Валентин Павлов университетның үсеш стратегиясен тәкъдим итте.
Радий Хәбиров санлы кабинетта булды. Анда районнар белән видеоконференция төрендә элемтә һәм БДМУ клиникасында операция бүлмәсен кулланып семинар уза иде. э Реаль вакыт режимында студентлар һәм укытучылар теләсә кайсы муниципалитет буенча авырулар статистикасын алырга, конкрет пациентның маршрутын, хәтта башкарылган процедуралар яки операция барышын карап чыгарга мөмкин.
Төп корпуста Башкортстан Башлыгы студентларга алган күнекмәләрне беркетергә мөмкинлек бирүче демонстрацион һәм симуляцион җиһаз үрнәкләрен карады.
Радий Хәбировта БДМУ уңай тәэсирләр генә калдырган.
- Без сезгә вуз үсеше өчен барлык башлангычларда да ярдәм итәчәкбез. Сез - безнең өчен табиб кадрлары әзерләү буенча төп партнер. Шунысы куанычлы, университет төбәк һәм Русиянең медицина компетенцияләре үзәге булып тора. Тармакта алдынгы урыннарны биләгез. Моның өчен сезнең барлык мөмкинлекләрегез дә бар, - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас