+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 сентябрь 2019, 09:36

Сибай студентлары - "Артек"та

БДУның Сибай институты студентлары «Артек» Халыкара балалар үзәгендә практиканы уңышлы үткән.

БДУның Сибай институты студентлары «Артек» Халыкара балалар үзәгендә практиканы уңышлы үткән.
Һәр смена төрле танышуларга, кызыклы чараларга һәм вакыйгаларга бай булган. Быел «Артек»та Австралия, Финляндия, Ливан, АКШ, Болгария, Сербия, Греция һәм Русия Федерациясенең 81 төбәгеннән балалар, Сүрия һәм Русия хәрбиләре балалары ял иткән.
— «Артек»та эшләү югары таләпләр һәм җаваплылык дәрәҗәсе, тыгыз график һәм белем бирү программаларының төрлелеге белән аерылып тора. Безнең студентлар алган теоретик белемнәрен камилләштерә һәм аларны педагогик эшчәнлектә куллана, һөнәри сәләтләрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен үстерә алды. Эш нәтиҗәләре буенча студентлар мактау грамоталары, дипломнар һәм уңышлы эшләре өчен бик яхшы характеристикалар белән бүләкләнде. Яхшы спорт казанышлары да бар. Мәсәлән, Сидорина Елена йөзү буенча әйдәманнар арасында ярышларда икенче урын алды, – дип яза vk.com/sibay24 сайтында педагогика һәм психология кафедрасы доценты Гүзәл Ишмуллина.
Читайте нас