+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 сентябрь 2019, 09:11

Уфа шәрыкчеләрне сәламли

Уфага төрле илләрдән Көнчыгышны өйрәнүчеләр җыелды.

25-27 сентябрьдә Русия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты Башкортстан Башлыгы хакимияте белән берлектә яшь шәрыкчеләрне сәламли. Чараны оештыруда шулай ук Башкортстан дәүләт университеты, Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль фәнни-тикшерү үзәге дә катнашты. Съездда Русия төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән 130 кеше катнаша.
Чарада Көнчыгышның урта гасырлар тархы, яңа тарихы, филологиясе, философия, динне өйрәнү, икътисад, халыкара мөнсәбәтләр, мәдәният, сәнгать һәм башка юнәлешләр буенча “түгәрәк өстәл” утырышлары, төрле очрашулар, мастер-класслар оештырылачак.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров юллаган сәламләү хатында да Башкортстанның Көнчыгыш белән бик күп охшаш яклары барлыгы турында әйтелгән иде. Ул катнашучыларга нәтиҗәле очрашулар, эшлекле кәеф тели.
Читайте нас