+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 сентябрь 2019, 09:43

Йөз илдән кунак көтәбез

Мәгълүм булуынча, 2017 елның 1 июнендә ил Президенты Владимир Путин тарафыннан VI Бөтендөнья фольклориадасын уздыру турындагы указга кул куелды.

Мәгълүм булуынча, 2017 елның 1 июнендә ил Президенты Владимир Путин тарафыннан VI Бөтендөнья фольклориадасын уздыру турындагы указга кул куелды. 2018 елның 6 февралендә Фольклориада-2020не әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты булдыру турында Русия Хөкүмәте Карары чыкты.
24 сентябрьдә Мәскәүдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров VI Бөтендөнья фольклориадасын әзерләү һәм үткәрү буенча федераль оештыру комитеты утырышында катнашты. Халыкара фольклор фестивале республикада 2020 елның 18 июленнән 1 августына кадәр узачак.
Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец әйткәнчә, 2017 елның 1 июнендә ил Президенты Владимир Путин VI Бөтендөнья фольклориадасын уздыру турындагы указга кул куйды. 2018 елның 6 февралендә Фольклориада-2020не әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты булдыру турында Русия Хөкүмәте Карары чыкты.
– Бу традицион чара алтынчы тапкыр узачак, төрле илләрдән коллективлар киләчәк. Без фестивальне иң югары дәрәҗәдә уздырырга тиеш, – дип билгеләп үтте Ольга Голодец.
Радий Хәбиров әлеге киң колачлы чарага әзерлек барышы турында хәбәр итте, аның сүзләренчә, Фольклориадада 100 илдән 3 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә. Алар үзләренең традицион музыкасын, биюләрен, халык кәсебен, милли ризыклар, киемнәр һәм сәхнә сәнгатен тәкъдим итәчәк. Хәзерге вакытта 85 дәүләт катнашачагы билгеле. Фестиваль көннәрендә Башкортстанга 2,5 миллион турист килер дип көтелә.
#ВладимирПутин
Читайте нас