Татарстанның Әлмәт шәһәрендә 4 июльдә булган фаҗигане тикшерү эшп тәмамланды. Билгеле булуынча бу көнне кич 2004 һәм 2005 елгы исерек үсмерләр балалар мәйданчыгында була. Алар шунда утырып торган, шулай ук эчкән 48 яшьлек ирне күреп ала. Тәүдә үсмерләр аннан тәмәке сорый, аннары җиргә егып, кыйный башлый. Малайлар ирнең өстендә сикерә, башына, күкрәгенә, эченә бик күп тапкырлар суга. Ир шунда ук җан бирә.