+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
25 сентябрь 2019, 19:19

Башкортстанда үлүчеләр саны кимегән

Башкортстанда үлүчеләр саны кимү тенденциясе беркетелгән: 2,5 меңгә якын гомер сакланган

Башкортстанда үлүчеләр саны кимү тенденциясе беркетелгән: 2,5 меңгә якын гомер сакланган
Агымдагы елның соңгы 8 аенда Башкортстанда гомум үлем күрсәткече 7 процентка кимегән. Бу турыда «Сәламәтлек сәгате»ндә республика Башлыгы Радий Хәбировка төбәкнең сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин хәбәр итте.
Республика медицина мәгълүмат-аналитика системасы мәгълүматлары буенча, 2018 ел белән чагыштырганда, Башкортстанда үлем очраклары 2424кә кимрәк теркәлгән.
«Бу, асылда - Зинино һәм Жилино бистәләре халкы. Һәм бу безнең авырулар, юл-транспорт һәлакәтләре, ялган аракы белән агулану, суицидлар белән көрәшү нәтиҗәсе", - дип аңлатты Башкортстан Башлыгы.
Статистикага караганда, күпчелек районнарда гомум үлем күрсәткече кимү күзәтелә, әмма агымдагы елда әлегә 10 муниципалитетта: Күгәрчен, Баймак, Уфа, Бишбүләк, Балакатай, Мишкә, Калтасы, Дүртөйле, Мәчетле һәм Дуван районнарында үлүчеләр саны арта.
Читайте нас