+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 сентябрь 2019, 04:13

“Катлаулы, әмма кулдан килә торган эш”

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада “Урал транспорты” һәм “УралСтройИндустрия” форумнарын ачу тантанасында катнашты. Алар “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр комплексында эшли башлады.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Уфада “Урал транспорты” һәм “УралСтройИндустрия” форумнарын ачу тантанасында катнашты. Алар “ВДНХ-Экспо” күргәзмәләр комплексында эшли башлады.
– Уфа чираттагы тапкыр транспорт һәм төзелеш өлкәсендә эшлекле активлык үзәгенә әверелә. Безнең өчен бу вакыйга бик мөһим, чөнки Русия Президенты Владимир Путин указларын гамәлгә ашыру кысаларында транспортны модернизацияләү, хәвефсез һәм сыйфатлы юллар булдыру өлкәсендә гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру белән актив шөгыльләнәбез, – диде Радий Хәбиров. – Бу безнең өчен бик җитди эш. Әлеге проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле федераль юллар буенча гына күләмнәрне дүрт тапкыр арттырдык.

Төбәк җитәкчесе билгеләвенчә, Русия Президенты тарафыннан төзелеш өлкәсендә дә амбициоз бурычлар куел­ган.

– Башкортстан торак төзелешен 1,5 тапкыр арттырырга тиеш. Бу катлаулы, әмма кулдан килә торган эш, аның өстендә без сезнең белән бергәләп эшләячәкбез, – диде республика Башлыгы. – Үз казанышлары, тәҗрибәсе белән уртаклашырга килгән кунакларга рәхмәт белдерәм. Барлык катнашучыларга да ныклы эшлекле элемтәләр, товарларын, хезмәтләрен һәм технологияләрен алга этәрүдә зур уңышлар телим!

Республика җитәкчесе әйдәүче төзелеш һәм транспорт компанияләре экспозицияләрен карады, күргәзмә комплексы алдында урнаштырылган яңа коммуналь техника һәм заманча автобуслар белән танышты, шулай ук, Куйбышев тимер юлы җитәкчелеге белән “Шәһәр электричкасы” проектын арытаба гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алышты.
Читайте нас