+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 сентябрь 2019, 04:11

“Миловка паркы” дольщиклары фатир ачкычы алачак

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Төзелеш сәгате” төрендә киңәшмә үткәрде.

Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Төзелеш сәгате” төрендә киңәшмә үткәрде.
Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы Марат Әхмәдуллин проблемалы объектларны файдалануга тапшыруны тәмамлау һәм гражданнар белән үзара бәйләнеш чаралары турында сөйләде. Аерым алганда, Уфа районында “Миловка паркы” торак комплексын төзүнең финанс-икътисади схемасы каралды.

Дольщикларның бер өлеше – 391 кеше – киләсе ай ахырында “Яшьләр” микрорайонында фатир алачак. “Миловка паркы”нда төзүче компания алыштырылачак. Эшләрне тәмамлау өчен республика, федераль акчаларны җәлеп итеп, Өлешчеләр хокукларын яклау фондыннан тиешле финанс ярдәм күрсәтәчәк.

– Схеманы раслыйбыз, эшли башлагыз. “Яшьләр” микрорайонында торакны 28 октябрьгә тапшыруны планлаштырыгыз һәм бу хакта миңа хәбәр итегез, – диде Радий Хәбиров.

Киңәшмәдә катнашучылар, шулай ук, “Домокомплект” республика программасын гамәлгә ашыру турында фикер алышты. Проектка ихтыяҗ кимү күзәтелә. Бу зур булмаган займ күләме – 300 мең сум – белән дә бәйле. Мәсәлән, агымдагы елда бары тик 43 кредит бирелгән. Әлеге вакытта тәкъдимнәр исемлеге формалаштырылган, шул исәптән аны түләү суммасын һәм вакытын озайту, өстәмә финанслау җәлеп итү мөмкинлеге карала.

Радий Хәбиров проектны үстерү буенча тәкъдимнәр әзерләүгә бер ай вакыт бирде.
Үз хәбәрчебез.


Читайте нас