+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 сентябрь 2019, 13:56

Янгыннан соң кеше сөлдәләре табылган...

Кичә Аскын районында ике катлы өй янган.

Кичә Аскын районының Усть-Табаска авылында ике катлы өй янган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе хезмәткәрләре янгынның сәбәпләрен тикшергәндә кеше сөлдәләре табыла. Алар әйтүенчә, бу - ир кеше булырга тиеш.
Табылган кеше калдыклары полиция хезмәткәрләренә тапшырылган. Әлеге вакытта аның шәхесе ачыклана һәм янгын чыгуның сәбәпләре тикшерелә.
Читайте нас