+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 сентябрь 2019, 16:40

Көнчел ир хатынга пычак белән ташланган

Уфада булган бу хәл.

Уфада яшәүче 35 яшьлек ир кулга алынды. Ул элекке сөйгәненә пычак белән ташланган. Җинаятьче хатынны подъездда саклап торган булган. Кызның әнисе дә көнчел ирне туктата алмаган.
Өйдән чыккан башка кешене күргәч кенә ир хатынны чәнчүдән туктаган. Урамга чыгып, ул узып баручыга кеше үтерүен әйткән һәм полиция чакыруны үтенгән.
Хатынның гомере өчен табибларга озак көрәшергә туры килгән. Әйткәндәй, җинаятьченең әнисе дә әтисен улының күз алдында үтергән булган.
Читайте нас