Коткаручылар Татарстанда "Арарат" ресторанында чыккан янгынны сүндергән вакытта бала гәүдәсенә тап була. Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан ресторан бинасы күптән ташланган булган. Янгын 600 квадрат метр җирне биләп алган. Бинага якын урнашкан йортлардан 100 кеше эвакуацияләнгән. Әлеге вакытта тикшерү дәвам итә.