+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
29 сентябрь 2019, 11:52

"Бу - соңгы ун елда иң авыр урак"

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә быел республика игенчеләренә катлаулы шартларда эшләргә туры килүен хәбәр итте.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә быел республика игенчеләренә катлаулы шартларда эшләргә туры килүен хәбәр итте.
"Кызганычка каршы, бездә барысы да планлаштырганча килеп чыкмады — җәй көне һава торышы начар булды, урып-җыю вакытында да яңгырлар явып тора. Әгәр безнең ресурслар көн саен 95-100 мең гектар җыеп алырга мөмкинлек бирсә, быел максималь күрсәткеч 70 мең гектар гына тәшкил итте. Республиканың төньягындагы игенчеләргә аеруча авыр туры килде. Соңгы елларда бу иң авыр урак... - дип яза төбәк җитәкчесе.
Бүгенге көндә кырларның 94 процентында ашлык җыеп алынган. Башкортстанның төньяк-көнчыгышындагы мәйданнар әлегә җыеп алынмаган.
«Республиканы туендыручы кешеләргә тиешле бәя бирергә кирәк. Бу егетләр хезмәт иткән шартларга карап, батырлыкка һәр эштә урын барлыгын аңлыйсың», - дип ассызыклады төбәк Башлыгы.
Читайте нас