2020 елның 1 октябреннән 31енә кадәр Русиядә халык исәбен алу булачак. Бу чара илдә 20нче тапкыр үтә. Бүген әлеге чарага әзерлек эшләренә старт бирелде.Халык исәбен алу - халык турында иң дөрес мәгълүмат туплау алымы. Монда кешенең белеме, гаилә хәле, яшәү шартлары, кайсы дингә каравы һәм башкалар ачыклана. Бу илнең нинди хәлдә булуын да берникадәр күрсәтә, шуңа да аннан читтә калмаска кирәк.
2020 елда үтәчәк халык исәбен алу башка еллардагыдан берникадәр аерыла. Атап әйткәндә, граждан "госуслуга" порталы аша бу чарада катнаша алачак. Шулай ук, күпфункцияле үзәкләрдә бу сорауларга җавап биреп һәм өйгә килүчеләр аша да катнашып булачак.
Санлы технология ярдәмендә халык исәбен алу да бездә беренчегә үтә. Ягъни, халык исәбен алучылар кәгазь ярдәмендә түгел, ә планшетларда эшләячәк.
Беренче нәтиҗәләр 2020 елның ахырына билгеле булачак. Соңрак инде бу мәгълүматны тирәнрәк өйрәнү дәвам итәчәк.