Татарстанда 69 яшьлек ирнең калган гомере төрмәдә узачак.
27 сентябрьдә ул һәм тагын өч хатын өйдә кәеф-сафа кора. Бераздан ул арадагы бер хатынга аның белән җенси мөнәсәбәткә керергә тәкъдим итә. 40 яшьлек хатын моңа каршы килә. Нәтиҗәдә, ир хатынга 6 тапкыр балта белән суга. Нәрсә эшләгәнен аңлагач, җинаятьче ихатага йөгереп чыга һәм күршеләреннән ярдәм сорый. Ә берничә минуттан шунда ук йоклап китә.
Асташинны шунда ук кулга алалар. Моңа кадәр дә ул, хатынын үтереп, җаваплылыкка тарттырылган булган.
Әлеге вакытта хатын авыр хәлдә.